Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Тузганак чәчәгеннән бал (рецепт)

Тукай районы "Якты юл" газетасыннан тузганак чәчәгеннән бал ясау рецептын тәкъдим итәбез. 200 г чәчәкнең чәчәк төбен өзеп ташларга. Салкын су белән юарга һәм 1,5 литр кайнар су коярга. Томалап, тәүлек буе төнәтергә. Аннан сөзеп, төнәтмәгә 2 лимон согы һәм 1,5 кг шикәр комы өстәргә һәм болгата-болгата куерганчы кайнатырга. Сиропны...

Тукай районы "Якты юл" газетасыннан тузганак чәчәгеннән бал ясау рецептын тәкъдим итәбез.

200 г чәчәкнең чәчәк төбен өзеп ташларга. Салкын су белән юарга һәм 1,5 литр кайнар су коярга. Томалап, тәүлек буе төнәтергә. Аннан сөзеп, төнәтмәгә 2 лимон согы һәм 1,5 кг шикәр комы өстәргә һәм болгата-болгата куерганчы кайнатырга. Сиропны җылы килеш банкаларга тутырырга.
Тузганак балы ашкайнату системасы бозылганда файдалы.
Тузганактан ясалган бал витаминнарга һәм башка файдалы матдәләргә бай, шуңа күрә өлкәннәргә дә, балаларга да куллану киңәш ителә.
http://intertat.ru/tt/society-tt/item/66099-tuzganak-chәchәgennәn-bal-retsept.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined тузганак