Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Ташкабактан коймаклар

Бакчачылар ташкабакны аеруча яратып үстерә. 20 сантиметрга кадәр үскән ташкабакны өзеп ашарга була, артык үсеп китсә, тәме үзгәрә һәм кабыгы катып китә. Бу яшелчәнең файдасы күп, аннан бик тәмле ризыклар да әзерләргә була.

Әйдәгез, бүген ташкабактан бик тәмле коймак әзерлик.

Яшь ташкабакның эчендәге тешләрен алып, эре тешле кыргычтан чыгарабыз. Аңа 2-3 тырнак вакланган сарымсак,
2 йомырка, вак итеп туралган петрушка һәм 2-3 кашык он кушып, яхшылап туглыйбыз. Шуңа бераз гына кыргычтан чыгарылган сыр кушып җибәрсәң, тагын да тәмлерәк була. Куе каймак кебек катнашмадан майлы табада коймаклар пешерәбез. Телне йотарлык тәмле коймаклар килеп чыга!

Гүзәл Шәфыйкова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев