Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Үсентеләр гөрләп үссен, дисәң...

Бу аларны нинди туфракта үстерүгә дә бәйле.

Яшелчәләр җәй башында ук өлгерә башласын, дисәгез, бу көннәрдә җиң сызганып эшкә тотынсагыз да була.

Иртә яздан теплицага чыгару өчен бакчачылар помидор, баклажан, татлы борычның беркадәр өлешен иртәрәк утырта.

Әлбәттә, сәламәт, ныклы үсентеләр үстерү өчен иң элек уңдырышлы туфрак кирәк. Аны көздән әзерләп куйган бакчачыларга салкыннан җылы урынга кертеп эретәсе генә кала. Бигрәк тә кычыткан, фасоль, борчак үскән түтәлләрдән алган туфрак бик тә уңдырышлы була.

Җылы туфракка аз гына көл, черемә, вак ком кушып, яхшылап бутарга һәм, савытларга салып, сыек төстәге марганцовкалы су сибәргә кирәк. Орлыкларны да чәчәр алдыннан 15-20 минут марганцовкалы суда тотып, чиста суда чайкатып алыгыз. Шулай эшләгәндә, алар төрле чирләргә бирешмәс.

Орлыкларны җиңел туфрак белән күмдереп, өй температурасындагы суны сибегез. Савытның өстенә пленка каплап, җылы батарея янына куегыз. Берничә көннән беренче шытымнар күренү белән савытларны көньякка караган тәрәзә төбенә урнаштырыгыз.

kiziltan.rbsmi.ru

Фото pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X