Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Помидордан — тәмле соус

Помидорларның күп вакыты. Шуңа без әле аларны төрле ризыкларда мул итеп кулланабыз. Нинди ризыклар помидорны “ярата”? Әлбәттә, төрле макарон, спагетти кебекләре. Әйдәгез, бүген бик җиңел ясала торган тәмле соус әзерлибез.

Кирәк булачак:
помидор — 4-5;
суган — 150 грамм;
сарымсак — 2-3 теш;
үсемлек мае — 50 миллилитр;
петрушка (яисә башка аштәмләткечләр) — 30 грамм;
тоз, борыч — тәменчә.

Суганны, яшел аштәмләткечләрне вак итеп турагыз, помидорны кайнап чыккан суга салып алып, кабыгыннан чистартыгыз.
Үсемлек маен (зәйтүн мае булса, яхшырак) табада бераз кыздыргач, суганны салып, алтынсу төскә кергәнче көтегез.

Помидорларны блендерда изегез яисә кыргычтан чыгарыгыз һәм суган янына кушыгыз. Томалап, 7-10 минут пешерегез.
Тоз, борыч, вак итеп туралган сарымсак өстәгәч, бер-ике минуттан яшел аштәмләткечләр салыгыз һәм уттан алыгыз.

Бу соусны кушкач, спагетти телне йотарлык булырга тиеш!
Тәмле булсын!

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев