Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Казны ничек каклыйлар?

    Халкыбызның матур йолаларының берсе - каз өмәләре башланды. Димәк, каз каклау серләрен дә искә төшерергә вакыт. Түбәндәге рецепт буенча эшләсәгез, ул тиз арада әзер булачак.

    Казның эченә бөтен җиренә дә тиеп торырлык итеп тоз тутырабыз. Тышын да әйбәтләп тоз белән ышкыйбыз. Аннары, кәгазьгә төреп, 15-20 көн караңгы урында тотабыз. Шуннан соң, тоздан бушатып, казны җилле урынга элеп куябыз.

    Реклама

    Бер атна чамасы элеп тотканнан соң, яхшылап юып, каз өстенә кайнап торган су коярга кирәк. Шул рәвешле бер тапкыр пешекләгәч, зур кәстрүлгә салып, 30-40 минут чамасы пешерәбез, муен тирәсеннән, сүле аксын өчен, 1-2 урыннан пычак белән төртеп алабыз.

    Шуннан соң, казны кабат элеп, 1-2 көн киптерергә кирәк. Аннары казны газда өтеп аласы да тагын беразга элеп куясы. 1-2 көннән инде ризык әзер! Казыгыз тәмле булсын!

    Чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: