Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Яңа бәрәңгедән җылы салат әзерләгез!

Ул бик тәмле килеп чыга. Салкын килеш тә ашап була.

Безгә уртача 12 бәрәңге, бер зур яшел кыяр, бер зур тозлы кыяр, бераз тамыры белән өзелгән яшел суган, яшел укроп, бер-ике кашык үсемлек мае, тәменчә тоз һәм борыч кирәк булачак.

Бәрәңгене юып, кабыгы белән пешерегез. Суганның яшел ягын кисеп, турагыз. Башларын турап, майлы табада кыздырыгыз. Кыярларны, укропны да турап, яшел суган янына, салат савытына салыгыз. Пешкән, чистартылган бәрәңгене эре генә өлешләргә турап, табадагы суган янына салып, аз гына кыздырып алыгыз. Озак кыздырырга кирәкми, ул суган тәмен генә сеңдерергә тиеш.

Хәзер табадагы суганлы бәрәңгене туралган кыярлар, яшел суган, укроп салынган савытка бушатабыз һәм тоз, борыч өстәп бутыйбыз. Җылы салат суынганчы якыннарыбызны өстәл янына чакырабыз. Тәмле булсын!

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев