Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Фольгада пешкән балык

Скумбрия балыгы майлырак була, ул балыкны кайберегез яратып та бетермидер... Сезгә тәкъдим иткән әлеге рецепт белән әзерләп карагыз әле, бу балыкка мөнәсәбәтегез, һичшиксез, үзгәрер! Кирәк: * эче чистартылган скумбрия балыгы; * петрушка, укроп; * 1 лимон; * 2 төш сарымсак; * тоз, борыч, балык өчен тәмләткеч; * фольга. Эш барышы:...

Скумбрия балыгы майлырак була, ул балыкны кайберегез яратып та бетермидер... Сезгә тәкъдим иткән әлеге рецепт белән әзерләп карагыз әле, бу балыкка мөнәсәбәтегез, һичшиксез, үзгәрер!

Кирәк:
* эче чистартылган скумбрия балыгы;
* петрушка, укроп;
* 1 лимон;
* 2 төш сарымсак;
* тоз, борыч, балык өчен тәмләткеч;
* фольга.
Эш барышы:
Балыкны алты өлешкә кисәбез. Өстенә һәм кисәк араларына тоз, борыч, тәмләткечләр сибәбез, ярты лимон сыгабыз. Бу тәмләткечләр балыкка сеңгән арада, укроп, петрушка, сарымсак турап куябыз. Хәзер балыкны фольга өстенә куйсагыз да була. Туралган яшелтәмләткечләрне сарымсак белән кушабыз. Кисәкләр эченә, араларына шул катнашманы салабыз. Скумбрияне фольгага төрәбез һәм табага салып, температурасы 160-180 градуслык мичкә 25-30 минутка куеп калдырабыз.
Гарнирга парда пешкән бәрәңге яки дөге әзерләргә була.
Балыкны кыздырган вакытта исе чыкмасын өчен табага 1-2 телем бәрәңге салыгыз;
таралып китмәсен өчен тоз-борычны 10-15 минут алдан сөртеп куегыз;
көймәсен, кызарып кына китсен өчен атланмай белән көнбагыш майларын катнаштырып кыздырыгыз;
тоташ килеш кыздырган вакытта балыкны 2-3 урыннан кисеп җибәрегез;
фритюрда кыздырыр алдыннан балыкны корытыгыз, аннары 10-15 минутка гына кайнар майга батырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сарымсак тәмлеткчләр фольгада балык