Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Файдалы киңәшләр

Ә сез беләсезме?

* Ачылган томат пастасын капкачына аз гына коры горчица сөртеп, яки өстенә вак тоз белән май салып, күгәрүдән сакларга була.

* Шиңгән яшелчәләрне (үләннәрне) алдан кайнар, аннары салкын суга тыгып алып “терелтергә” була.

* Бәрәңгене әрчеми пешергәндә аның кабыгы ярыла. Ярылмасын өчен, суга берничә тамчы аш серкәсе тамызыгыз.

* Каты итне квас, әчегән сөт, кыяр, кәбестә һәм чөгендер тозлыгында (рассол) тотсагыз - ул йомшаячак.

* Балыкны бер - ике көн дәвамында суыткычсыз да сакларга була. Эчен алып, эре тоз белән эчләп-тышлап ышкыгыз һәм шикәр кушылган аш серкәсенә (0,5 л серкәгә 1-2 кисәк шикәр) манылган чүпрәккә төреп куегыз.

* Дөге, тары, солы кебек ярмалар суга караганда сөттә озаграк бүртә. Шуңа күрә аларны алдан суда күпертеп, аннары сөттә пешереп бетерергә кирәк.

* Ачык кәстрүлдә пешергәндә 20 процент тирәсе витамин юкка чыкса, ябып пешергәндә бу сан 5 проценттан артмый.

* Дым тартканнан өстәл әрҗәләре бик авырлык белән шуып йөри башлый. Аларның ян якларын шәм белән ышкып җибәрсәгез, бу күңелсезлектән котылырсыз.

* Киселгән лимон кибә башлаган икән, аны салкын суга салып торыгыз - ул яңарып китәчәк һәм сусылланачак.

* Пешергәндә татлы борычның орлыкларын ташламагыз. Җыеп киптерегез. Кышын аны ризыкка кушарга була. Чынлыкта, орлыкларда борычның үзенә караганда да файдалы матдәләр күбрәк һәм ул ризыкка искитмәле хуш ис бирә. Шул рәвешле бик күп орлыкларны тәмләткеч буларак кулланырга мөмкин.

* Кулланылып бетмәгән суганны нинди дә булса май белән сылап куегыз - ул   сыйфатын югалтмаячак.

omet-rb.rbsmi.ru

Фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев