Эремчекле шарчыклар
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Эремчекле шарчыклар

Шарчыклар пешерү өчен 2 йомырка, 0,5 стакан шикәр комы, 200 грамм эремчек, 1 стакан он, 1 чәй калагы сүндерелгән сода салып болгатабыз.

Шул массаны калак белән алып, онда әвәләп, зур булмаган шарчыклар ясыйбыз. Кечерәк кәстрүлгә 2 стакан сыек май салып, 6-7 данәләп кыздырып алабыз. Шунысы рәхәт: шарчыкларны болгатып торырга да, әйләндерергә дә кирәкми, кыза-кыза үзләре әйләнә.

Әзер шарчыкларны табынга куяр алдыннан өстенә шикәр пудрасы сибегез.

Чыганак


Нет комментариев