Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Белә идеңме? Инжирның файдасы

Инжир температураны төшерә, йөрәкне ныгыта, баш мие эшчәнлеген яхшырта. Составында канның составын көйләп, аңа куерырга ирек бирми торган эфир майлары булганга, инжирны икенче төрле аспирин дип тә атыйлар.

Ай дәвамында һәр көнне берәр инжир ашасагыз, даруны эчәргә дә кирәкми. Дәвалану курсын бер айдан кабатлагыз. 

Температура югары булганда, ангина, бронхит вакытында бер аш кашыгы ваклап туралган инжирга ике стакан кайнар су салып, ун минут сүрән утта кайнаталар. Сөзеп алып, көненә дүрт тапкыр эчәләр. 

Хәлсезлек, арыганлык сизелгәндә, бер стакан җылы сөткә инжир салып эчегез. 

Инжир баш мие эшчәнлеген дә яхшырта. 
Бутерброд урынына инжирдан ясалган салат ашасагыз, карыныгыз да ачмас, йөрәгегез дә яхшы эшләр. 
Салат өчен 300 гр инжир, 150 гр кара җимеш, 2,5 аш кашыгы бадәм (миндаль) чикләвеге, бер стакан кефир, бер әфлисун кабыгы кирәк була. 

Инжир белән кара җимешне, чикләвекне ваклап турыйбыз, угычта уылган әфлисун кабыгы белән кефир салабыз да болгатабыз. Шикәр комын кушарга кирәкми.

Шәһри КАЗАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сезнең өчен хатын кызлар