Алма компотын әзерләгез
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Алма компотын әзерләгез

Алма күп булса, компот кайнатыгыз!

1,5 литрлы банканың яртысына кадәр җитәрлек алманы алып, яхшылап юабыз, үзәген алабыз һәм өстеннән кайнар су йөгертәбез. Аннары алмаларны банкаларга тутырабыз. 2 телем лимон, 2 данә кәнәфер, чәй калагы очында гына корица салабыз.

Компот тиз арада эчәргә әзерләнмәсә, лимонның кабыгын әрчергә кирәк. Аерым кәстрүлдә 1 литр суга 130-150 г шикәр комы исәбеннән алып, сироп кайнатабыз. Аннары алма өстенә агызабыз.

Банкаларны кайнар сулы табакка куеп 20-30 мин. кайнатабыз һәм капкачларын ябып, суытабыз һәм салкынча урынга сакларга куябыз. 

чыганак


Нет комментариев