Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

2018нче Яңа ел табынында ниләр булырга тиеш?

2017-нче елны Әтәч символы астында үткәрсәк, 2018-не Эт елы буларак көтәбез. Өстәл әзерләгәндә дә киләсе елның хуҗабикәсе күңеленә хуш китерергә тырышыгыз. Шул очракта елыгыз күңелле, борчу-кайгыларсыз, рәхәт узар. Эт актив һәм шат яшәү рәвешен сурәтләүче хайван. Шуңа да 2018-нче Яңа ел табынын ирекле һәм уңайлы форматта әзерләгез. Һәр бәйрәм табынының...

2017-нче елны Әтәч символы астында үткәрсәк, 2018-не Эт елы буларак көтәбез. Өстәл әзерләгәндә дә киләсе елның хуҗабикәсе күңеленә хуш китерергә тырышыгыз. Шул очракта елыгыз күңелле, борчу-кайгыларсыз, рәхәт узар.

Эт актив һәм шат яшәү рәвешен сурәтләүче хайван. Шуңа да 2018-нче Яңа ел табынын ирекле һәм уңайлы форматта әзерләгез.

Һәр бәйрәм табынының нигезендә ит ята. Эт - ит яратучы хайван булганга, бу табында ул күп һәм тәмле булырга тиеш. Сезнең игътибарга тәмле дә, матур да ит рулеты тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар:
- тавык итеннән филе - 2 кисәк
- йомырка - 2шт
- кара яки яшел зәйтүн - 1 банка
- сыр - 100 гр
- майонез - 2 аш к.
- он - 2 аш к.
- петрушка, укроп

Әзерләү:
1. Филены китап формасында кисәбез, ягъни урталай, тик ахырына кадәр түгел. Аннары аны төябез - киң һәм зур булып китсен. Тозлыйбыз, борычлыйбыз, майонез сылап маринадланырга калдырабыз.
2. Бу арада йомыркадан юка гына омлет кыздырабыз. Он да кушыгыз. Ике коймак килеп чыгарга тиеш. Тозлырак тәм йоксынга зәйтүнне өстенә уыгыз.
3. Әлеге йомырка коймагы филе өстенә куела. Аннары - сыр. Хәзер рулет формасында төрә башласак та була. Берегеп торсын өчен тешчистаркычлар, кулинар җепләр белән бәйләргә мөмкин.
4. Онда тәгәрәтеп алганнан соң, май салынган табада кыздырабыз. Сүрән утта, өстен каплап пешерегез. 15 минуттан әйләндерегез. Теләк булганда, 40 минут тирәсе духовкада пешерсәгез дә була.


Шулай ук Эт елы табынына ит тарелкалары да тезсәгез була.

Ашларыгыз тәмле, табыннарыгыз мул булсын! Елыгыз уңышлы килсен!

http://sabantuytatar.ru/berenche-rubrika/10984/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X