Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Йөрәк һәм буыннар сәламәтлеге өчен кура җиләге файдалы

Бакчага чыккан саен берничә кура җиләге өзеп кабарга тырышыгыз. Белгечләр дә бу файдалы җиләкне күбрәк ашарга киңәш итә.

“Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт” экспертлары русиялеләргә июль азагында рационга кура җиләге кертергә тәкъдим итә.
Өлгергән кура җиләгендә бик күп файдалы матдәләр һәм витаминнар бар, җиләкләр органик кислоталарга, пектинга, В төркеме витаминнарына бик бай. Антиоксидант матдәләр ярдәмендә кура җиләге баш миенең эшен яхшырта һәм кандагы шикәр дәрәҗәсен киметә.

- Әгәр дә көн дә аз-азлап кына кура җиләге ашасаң, йөрәкнең сәламәтлеген сакларга була. Тикшеренүләр әлеге җиләкне куллануның йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлү куркынычын киметүен, тромбоцитлар туплануны булдырмый калуын һәм кан басымын киметүен раслады, - дип билгеләп үтә экспертлар.

Кура җиләге буыннарның ялкынсынуына каршы көрәшергә ярдәм итә, җиләкне даими куллану артрит үсеше куркынычын киметә һәм авыртуны баса.

Чыганак:

Гүзәл Шәфыйкова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев