Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Якты Тау фельдшеры мактаулы исемгә бик лаек

Якты Тау фельдшер-акушерлык пункты мөдире Рәмилә Имамиевага "Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Иске Кади авылында туып үскән Рәмилә Яр Чаллы медицина училищесын тәмамлап кайткач, Иске Котыш һәм Чирмешән больницаларында эшли. Соңгы 25 елда Якты Тау авылы халкына хезмәт күрсәтә. -Авылда 147 кеше гомер кичерә, нигездә...

Якты Тау фельдшер-акушерлык пункты мөдире Рәмилә Имамиевага "Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.

Иске Кади авылында туып үскән Рәмилә Яр Чаллы медицина училищесын тәмамлап кайткач, Иске Котыш һәм Чирмешән больницаларында эшли. Соңгы 25 елда Якты Тау авылы халкына хезмәт күрсәтә.
-Авылда 147 кеше гомер кичерә, нигездә олы яшьтәге апа-абыйлар. Якты Тау халкы бик әйбәт. Монда эшкә рәхәтләнеп йөрим,- ди Рәмилә Якуп кызы.
Яктытаулылар да фельдшерларын мактап кына торалар.
-Рәмиләдән уңдык. Ул гел ачык йөзле, елмаеп кына тора. Чакыртсаң, шунда ук йөгереп килеп җитә. Уколын ясый, даруын бирә. Без аны бик яратабыз,- ди Якты Тау поселогында яшәүче Мөкатдисә апа Лотфуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Якты Тауга күчеп кайталар.