Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

“Витаминнар бомбасы”: табиб шундый ризыкларны атап үткән

Сөләйман балыгы – исемлектә беренче.

Терапевт Ирина Баранова medikforum.ru хәбәрчесенә “витаминнар бомбасы” дип санарга мөмкин булган ризыкларны атап үткән. Аларның составында антиоксидантлар, минерал, файдалы май кислоталары, организм өчен кирәкле башка матдәләр күп.

Сөләйман балыгы (лосось) бу исемлектә беренче урынга чыккан. Андагы калий, фосфор, хром, В һәм D витаминнары тән тиресен, чәчләрне яхшырта, кандагы шикәр микъдарын киметә, шулай ук өлкән яшьтә хәтер югалу, акыл саегуга бәйле куркыныч чирләрне булдырмаска ярдәм итә.

Моннан тыш табиб брокколи кәбестәсен (витаминнарга һәм бета-каротиннарга бай) һәм помидорны (ликопин чыганагы – организмны яман шештән саклый, яшьлекне озынайтуга ярдәм итә) “витамин бомбалары” исәбенә керткән.

Белгеч билгеләп үткәнчә, авокадо (организм өчен файдалы майлар чыганагы), мал бавыры (иммун системасы, калкансыман биз эшчәнлегенә, шулай ук канга бик яхшы тәэсир итүче селенга бай) да – шундыйлардан.

Табиб шулай ук җиләк-җимешне, яшелчә, балык, йомырка, мал һәм кош-корт ите, чикләвекне, төрле витаминнар чыганагы, дип бәяләгән.

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев