Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Урманасты Үтәмештә яңа ФАП ачылды

Соңгы арада Урманасты Үтәмеш авылы телдән төшми. Монда әле генә гөрләтеп Сабан туе үткәрделәр, аннан алда сөлге җыйдылар, яңа мәчет нигезенә символик таш куйдылар, авыл буасын ремонтларга да керештеләр. Инде тагын бер сөенечле вакыйга - кичә биредә модульле яңа ФАП бинасы ачылды. Бар да яхшы, тик бер факт кына күңелне...

Соңгы арада Урманасты Үтәмеш авылы телдән төшми. Монда әле генә гөрләтеп Сабан туе үткәрделәр, аннан алда сөлге җыйдылар, яңа мәчет нигезенә символик таш куйдылар, авыл буасын ремонтларга да керештеләр. Инде тагын бер сөенечле вакыйга - кичә биредә модульле яңа ФАП бинасы ачылды. Бар да яхшы, тик бер факт кына күңелне кыра: авылда узган елда һәм быел бер генә бала да тумаган.


Урманасты Үтәмеш авылында 60лап йортта 195 кеше гомер итә. ФАПны ачу тантанасында чыгыш ясаган авыл аксакалы Әкрәм абый Исхаков әйтүенчә, заманында монда йортлар саны 220гә җитеп, авыл мәктәбендә 250ләп бала укыган еллар булган. Ә фельдшер-акушерлык пункты тарихына килгәндә, шул Әкрәм абый сүзләренчә, монда 1937 елда Казаннан җибәрелгән фельдшер Зөһрә Кадырова озак еллар эшли. Ә бүген бу авыл халкының сәламәтлеге шәфкать туташы Мәйсәрә Мингалова күзәтүендә, ул-бу булса, халык иң беренче нәүбәттә аңа "бәрелә".

-Моңа кадәр ФАП авыл мәктәбе бинасында иде. Түбәдән су үтүдән, бинадагы дымлылыктан изаландык. Ә монда, яңасында коры, якты, кайнар суы бар, процедура, кабул итү бүлмәләре аерым, бәдрәфенә кадәр эчтә бит, - дип шатлыгын уртаклашты "авыл врачы".

Авыл картайганлыктан, халык ФАПка эзне суытмый. Кан басымыннан интегүчеләр күп, остеохондроз, буыннар авырулары яшәргән. Кыскасы, авыл үзәгендәге, мәчет янәшәсендәге бина, белгеч бик кирәк халыкка. Урманстыүтәмешлеләр үзләренең участок врачы Айрат Кашаповка да рәхмәт әйтергә куштылар, ул халыкның сәламәтлеген даими тикшереп, дәвасын биреп тора, ди.

Район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Рәфис Гафуров әйтүенчә, бүген районның Лашман, Югары Кәминкә, Әккәрәй, Мордва Афонькәсе, Ульяновка, Түбән Чегодай, инде Урманасты Үтәмеш авылларында модульле, шундый саргылт төстәге ФАПлы булдылар. Андый бинаны Иске Элмәледә дә бастырырга тиешләр икән, ә Урманасты Үтәмештәге бу бинаны төзү исә, төзекләндерү эшләре белән бергә, 3 миллион сумнарга төшкән.

Урманасты Үтәмеш авылындагы "өй туе"нда ТР Сәламәтлек министрлыгының Әлмәт муниципаль районы буенча идарәсе җитәкчесе Вера Головина катнашып, авыл халкын яңа ФАПлы булулары белән тәбрикләде һәм халыкны үз сәламәтлекләре хакында кайгыртып яшәргә өндәде, бәйрәмдә район җитәкчелеге исеменнән район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина да теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X