Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән 543 кешенең гомере өзелгән

Республикада Covid-19 инфекциясеннән тагын өч кеше үлгән

 Соңгы тәүлектә Татарстанда 1938, 1940 һәм 1956 елларда туган өч хатын-кыз коронавирус корбаны булган.

Шулай итеп, республикада пандемия вакытында вирус аркасында 543 кешенең гомере өзелгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Үлем сәбәпләре патологик-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», — дип сөйләделәр республика ведомствосында.

Узган тәүлектә Covid-19 инфекциясе республиканың 38 кешесендә ачыкланган. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, авырулар санының артуы вирусның өченче дулкыны килүе турында аңлата. 

Тулырак: Татар - информ

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев