Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Шоколад яман шеш белән инфаркт башлану куркынычын киметә

Күбебез үз иткән шоколад, кәефне күтәреп кенә калмый, сәламәтлеккә дә файда китерә, ди белгечләр.

Ул баш мие эшчәнлеген яхшырта. Иртүк бер стакан кайнар шоколад эчсәгез, теләсә нинди математик биремнәргә тешегез үтәчәк.

Кояштан саклый. Эссе, кояшлы көндә урамга җыенсагыз, шоколадның бер шакмагын авызыгызга алыгыз. Аның составындагы флаванол дигән матдә тән тиресенең саклану катламын активлаштырып, кояшның зарарлы нурларыннан саклый, җыерчыклар, яман шешне кисәтә.

 Ютәлдән коткара. Кул астында дару булмаса, бер плитка шоколад ашап куегыз. Аның составындагы теобромин хәтта авыр ютәлне дә җиңәргә булыша.

 Кара шоколадтагы антиоксидантлар яшь булып калу өчен генә түгел, йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген яхшырту өчен дә файдалы. Шоколад нерв системасына уңай йогынты ясый. Организмда эндорфин һәм энкефалин кебек шатлык гармоннары эшләп чыгара.

 Йөрәккә дә файдалы. Даими шоколад ашаучыларның йөрәк авыруларына дучар булу ихтималы 37 процентка кими.

 Кәефне күтәрә, баш миендәге серотонин матдәсен арттыра.

 Ирләрдә инфаркт килеп чыгу куркынычын 17 процентка киметә.

 Тамак ачуны баса. 10 г шоколад ачлыкны җиңәргә сәләтле.

 Шоколад яратучылар озаграк яши.

Статистика буенча, шоколад яратучы илләрдә Нобель премиясе лауреатлары күбрәк.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев