Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Сәләмәт булыйм дисәң нишләргә кирәк? [халык киңәшләре]

    Сәләмәт булыр өчен 14 киңәш.

    Реклама

    1)Йокың начар булса, башың авыртса – ике кисәк кәбестә аша.
    2)Ир-ат олыгайган саен, суганны күбрәк ашасын.
    3)Томау төшсә, йөткерү башланса, баш авыртса – суган белән бал аша.
    4)Артроз һәм аякларны көзән җыеру – киез итектән курка. Эченә борчак салып та йөрсәң, тагын да шәп!
    5)Тукланганнан соң бер кисәк сыр чәйнәп куй – теш ләрең сәламәт булыр.
    6)Аягыңда гөмбә авыруы булса – үлән өстендә яланаяк йөр.
    7)Алма аша – ул холестеринны куа.
    8)Кишер сабагын чәй итеп эч – геморройдан котылырсың.
    9)Йөткерсәң – каен суы белән сөт катнашмасын эч.
    10)Сынган урыннар тизрәк төзәлсен дисәң – йомырка кабыгы аша.
    11)Аяк табанын лимон белән ышкы – эчеңә авыру кермәс.
    12)Ашар алдыннан су эч – озак картаймассың.
    13)Сәламәт буласың килсә – умарта көт, ә табибларны түгел.
    14)Хәрәкәттә – бәрәкәт! Вәт булырсың сәламәт!

    Чыганак: Якыннарым группасы

    фото: pixabay.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: