Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Лимон нәрсәдән файдалы?

Лимон төрле авырулардан ярдәм итә. Аның нинди шифалы үзенчәлекләре бар?

“Ангина вакытында телемләп киселгән лимонны авызга кабып суырырга һәм йотарга, моны сәгать саен кабатларга киңәш ителә. Бигрәк тә лимонның кабыгы файдалы. Аны чәйнәгәннән соң, С витамины тамак төбендәге бактерияләрне үтерсен өчен, башка ризык капмый торырга кирәк.

Лимон кан басымын көйли, ютәлне баса. Ютәлдән тигез күләмдә бал, лимон суы, шикәр комы кушып кайнатыгыз да, өянәк башлангач, 1 аш кашыгы кабыгыз.

Вирусларга каршы чөгендер һәм лимон суы кушылмасы – иң яхшы чара.

Гипертониядән интегүчеләргә тәүлегенә 3–4 тапкыр кабыгы белән ярты лимон ашарга кирәк.

Баш авыртканда, лимон кабыгының ак элпәсен арчып, юеш ягы белән чигәгә куеп, берникадәр вакыт тотарга. Озакламый лимон кызарып чыгар, ә башыгызның авыртуы бетәр.

Күңел болганганда, лимонның кабыгы белән йомшагы арасындагы ак элпә ярдәмгә килә. Косасы килгәндә, бераз гына баллы лимонлы су эчеп, сохари ашап куярга кирәк.

Яхшы ишетү өчен дә лимон кулланыла. Моның өчен көнгә чирек лимонның кабыгын ашау да җитә.

Йөрәк, кан тамырларын ныгытабыз. Лимонда витаминнар белән бергә калий кебек бик кирәкле микроэлемент та бар. Ул, җимеш составындагы цитрин һәм аскорбин кислотасы белән кушылып, нечкә кан тамырларының стеналарын ныгыта, аларның сыгылмалылыгын арттыра.

Көзән җыерганда 10 көн дәвамында иртә-кич аяк табанын лимон суы белән ышкырга кирәк. Суы кипкәч, оекбаш кияргә.

Борын канаганда борын тишегенә лимон суы сеңдерелгән мамык тыгарга кирәк. Кан нык ага икән, борын яфракларын бармаклар белән кысып, 3 минут тотарга. Бу вакытта маңгайга юеш салкын сөлге яисә боз куйсаң да була”, - дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Чыганак

Фото
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев