Күзләр ни сөйли?
Сәламәтлек

Күзләр ни сөйли?

Күзләргә карап, бик күп нәрсәләр белеп була.

Күзнең еш йомылуы - тамырларның начар эшләвен, калкансыман бизнең артык эшләвен күрсәтә.

Күз тирәсе саргылт булу - бавыр һәм үт куыгы авыруын күрсәтә.

Күз тирәсендә тире эчкә баткан, коңгырт-кара төстә булса, нерв авырулары, йокысызлык йөдәтүе, кан әйләнешенең бозылуын күрсәтә.

Күз тирәсе зәңгәрсу булса, эчкә кан китүне, балаларда бабасыр булуны күрсәтә.

Күз тирәсе коңгырт төстә - бавыр авырту, эч кату.

Күз тирәсе сыек кызылсу булса, хатын-кызда - сидек куыгының, ә ирләрдә җенес бизенең ялкынсынуы турында әйтә.

Күз тирәсендәге түгәрәкләр организмның хәлсезләнүе, ябыгуы турында сөйли.

Чыганак

Фото pixabay.com

 


Нет комментариев