Күзләр өчен җиңел гимнастика
Сәламәтлек

Күзләр өчен җиңел гимнастика

Аны көн саен эшләсәгез, күрү сәләтегез яхшырыр.

Берничә төп күнегүне истә калдырыгыз:

  • Башта нык итеп күзләрне кысып йомып, аннан киң итеп ачыгыз. Бер минут дәвамында тиз-тиз генә ачып-йомып торыгыз;
  • Карашыгызны чиратлап әле иң якындагы, әле иң ерактагы предметка күчерегез;
  • Әле сул, әле уң күзегезне йомып, ерактагы предметларны өйрәнегез.

Игътибар! Барлык күнегүләрне дә көненә берничә тапкыр эшләргә киңәш ителә.

Белгечләр компьютер артында көненә 6 сәгатьтән дә артык эшләмәскә киңәш итә. Ә өлкән яшьтәгеләргә һәм балаларга 4 сәгатьтән артык монитор артында утыру катгый тыела!

omet-rb

Фото pixabay.com 


Нет комментариев