Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Көнбагыш йөрәкне ныгыта

Көнсаен 100 г көнба­гыш төше ашау йөрәк-кан тамырлары системасы һәм бавыр авыруларыннан саклый. Ул авыр эштә эшләүчеләргә, спорт белән шөгыль­ләнүчеләргә файдалы.

Яра, җәрәхәтнең тизрәк тө­зәлүенә ярдәм итә, шуңа да сөяк сынганда да алыштыргысыз ризык булып тора. 

Симерүдән интеккән кешеләргә көнбагыш артыкхолестеринны чыгарырга булыша.

Көн саен 1 уч көнбагыш ашасаң, чәч ныгый, ялтырап тора башлый. Чөнки көнбагыш җиңел эшкәртелә торган цинкка бай. 

Кыздырылмаган көнбагыш йокыны яхшырта.

Көчле ютәл борчыганда, көнбагышны кыздырып изәләр. 2-3 аш кашыгы порошокны 0,5 литр баллы суга салып сыеклык 0,4 литрга калганчы кайнаталар. Төнәтмәне сөзеп, ашар алдыннан көнгә 3 мәртәбә 1әр аш кашыгы кабул итәләр.

Кан басымы уйнаганда һәм атеросклероздан саклану өчен көнбагышны (0,5 литрлы банка белән алырга) кәстрүлгә салалар, 2 литр су өстиләр. 2 сә­гать сүл­пән утта кайнаталар. Тө­нәт­мәне сөзеп, көн дәвамында эчәләр. 2 атна дәваланалар. 5 көн ял иткәч курсны кабатлыйлар. Кан басымы җайга салынганчы дәваланалар. 

Көнбагыш сару кайнауны да баса.

akcharlak.com

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев