Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Инфарктан ничек сакланырга? [киңәш]

Оптималь кан басымы – 120/80. Чик сызыгы – 140/90. Аскы күрсәткеч зуррак булган саен, йөрәккә куркыныч арта бара. Аны 20 процентка гына төшерү дә инфаркт бәрү ихтималын 60 процентка киметә.

Дөрес туклану мөһим, майсыз ризыкка күчү кандагы холестерин микъдарын 10 процентка киметә, бу исә инфаркт булу куркынычын 25 процентка азайта.

Тәмәкене ташлау зарур, 2 елдан соң инфаркт куркынычы үз гомерендә тәмәке тартып карамаган кешеләрнеке кебек кенә булыр.

Кандагы шикәр микъдарын контрольдә тотарга кирәк – ул артса, кан тамырлары эченә май утыра башлый, алар тыгыла. Диабет белән авыручыларның 70 проценты йөрәк-кан тамырлары чирләреннән дөнья куя.

Нормаль авырлык формуласы: буй озынлыгы минус 100. Әлеге формула белән чыгарылганнан тагын 15 процентка кимесә, идеаль авырлык була, симерүдән куркырга кирәк.

Стресстан качу мөһим, чөнки артык дулкынлану кан басымын күтәрә.

Атнага 2 тапкыр яртышар сәгать кенә булса да спорт белән шөгыльләнү файдалы. Җәяү йөрү, акрын йөгерү, йөзү, велосипедта, чаңгыда йөрү – болар инфаркт куркынычын 45 процентка кадәр киметә ала.

Чыганак: http://madanizhomga.ru/news

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X