Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Иммунитетны ныгыту өчен иң арзан ысул

Бу рецепт өчен 300-350 грамм имбир тамыры, 150-200 грамм бал һәм 1-2 лимон кирәк.

Алардан ясалган катнашма иммунитетны гына күтәреп калмыйча, салкын тиюдән саклый, өстәвенә, баш авыртуын да басарга ярдәм итә. Моннан кала, организмны холестериннан, төрле паразитлардан тазарта, яшәртә һәм ябыктыра.

Имбир, лимон һәм бал – витаминнар чыганагы. Лимон С витаминына бик бай, бал да - үзенчәлекле ризык һәм күптөрле авырулардан шифа. Имбир тамырында микроэлементлар, аминокислоталар, эфир майлары бар, моннан кала, бу үсемлекнең тамыры В3, В6, В9, С һәм А витаминнарына бай. Болар барысы да организмны тонуста тотарга ярдәм итә, төрле вируслы авыруларга каршы менә дигән чара.

Катнашма болай әзерләнә. Имбир тамырын арчып, зур булмаган кисәкләргә бүләбез. Лимонны өлешләргә кисеп, орлыкларын алабыз һәм икесен дә иттарткычтан чыгартабыз. Бал кушып бик яхшылап болгатабыз. Профилактика өчен көнгә бер бал калагы кабул итәбез яки чәйгә бутыйбыз. Катнашма бик әче. Имбирне, башка дарулар кебек үк, сак кулланырга кирәк. Ашказаны-эчәк авырулары көчәйгәндә, аны эчми торырга киңәш итәбез.
Катнашманы банкага салып, суыткычта сакларга кирәк, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X