Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Эремчек суы бик файдалы: көнгә бер стакан эчү дә җитә

Эремчек суының шифасы әйтеп бетергесез. Анда сөт шикәре, минераль тозлар, тиз үзләштерелә торган аксым бар.

– Сөт шикәре эремчек суына эч йомшарта торган үзлек бирә. Шуңа күрә эч катканда, эремчек суы эчәргә киңәш ителә.

– Ул сидек кудырырга сәләтле, шешенүне бетерә.

– Моннан тыш эремчек суы ашказанындагы черүче флораны тышка куа, яшь, файдалы флора үстерергә булыша. Эремчек суын ач карынга – иртән эчәргә киңәш ителә. Көнгә бер стакан эчү җитә.

– Ябыгу өчен 1,5–2 литр эремчек суы кирәк. Аны көн дәвамында дүрт өлешкә бүлеп, шикәрсез чәй һәм су белән чиратлаштырып эчәргә киңәш ителә. Бу диетаны җиде көнгә бер тапкыр бер ай дәвамында кулланырга була. Ул организмны чистарта, ашказаны эшчәнлеген, матдәләр алмашын яхшырта. Эремчек суын бер атна дәвамында кичке аш урынына кулланып та артык авырлыктан котылырга була.

– Целлюлиттан да арынырга ярдәм итә. Моның өчен көненә бер стакан эремчек суы эчәргә кирәк.

– Моннан тыш, ул чәч һәм тырнакны да ныгыта.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X