Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешәндә шикәр диабетын профилактикалау буенча чара узды

Район мәдәният йортында Чирмешән районы һәм район үзәк больницасы ярдәме белән «Диабетны җиңәбез» Халыкара хәйрия фонды тарафыннан оештырылган республика клиник больницасы, балалар республика клиник больницасы белгечләре катнашында күчмә профилактик чара узды.

Әлеге чара шикәр диабетын профилактикалау  һәм бу өлкәдә халыкның мәгълүматлылыгын арттыруга юнәлдерелгән.

Биредә РКБның баш табибының поликлиника эше буенча урынбасары Айдар Баһаутдинов, район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина, "Диабетны җиңәбез" Халыкара хәйрия фонды президенты Лилия Әмирҗанова чыгыш ясадылар. Казан шәһәреннән килгән профильле белгечләр дә сүз алды.

- Без сезгә икенче тапкыр килдек. Районның уңай якка үзгәрүе сизелә. Диабетны җиңүнең иң яхшы ысулы – аны булдырмау, әлеге авыруның әйләнешенә кермәү. Сәламәтлегегезне саклагыз, вакытында табибларга мөрәҗәгать итегез, тикшерүләр узыгыз. Безнең республикада, аерым алганда Казанда, квалификацияле белгечләр эшли, сез аларга үз сәламәтлегегезне ышанып тапшыра аласыз, - дип билгеләп үтте үз чыгышында «Диабетны җиңәбез» хәйрия фонды координаторы Азһәр Әмирҗанов.

Чара кысаларында өлкәннәр һәм балалардан глюкоза күләмен ачыклау өчен гемоглобинга кан анализы алынды. Эндокринолог табиб куркыныч астындагы һәм диабет белән авыручы кешеләрне тикшерде. 60ка якын кеше белгечнең бушлай консультациясеннән файдаланып, анализ тапшырды.

Лилия Зөфәрова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев