Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән районында ВИЧ-инфекцияле 44 кеше бар

Районда 44 кеше ВИЧ-инфекция һәм СПИД белән район үзәк больницасында исәптә тора, аларның 33се хезмәт яшендәге кешеләр, калганнары пенсия яшендә.

-Елдан-ел ВИЧ-инфекциялеләр яшьләр арасында ешрак очрый. Соңгы ике елда авыручыларның 80 проценты – 15-29 яшьлекләр. Шуңа күрә яшүсмерләр, урта һәм өлкән яшьтәге балалар арасында профилактик чаралар оештыру кирәк, - диде район үзәк больницасының медицина профилактикасы табибы Зилә Минеголова. – ВИЧ-инфекцияле кешене тышкы кыяфәте буенча билгелү кыен, ул авыру булып күренмәскә дә мөмкин. Алар еш кына айлар, еллар буе  вирус йөртеп тә үзләрен яхшы хис итә. Бу вакытта ВИЧ-инфекцияле кеше, үзе дә белмичә, җенси мөнәсәбәткә кереп яки уртак щприцлар кулланып авыруны башкаларга йоктыра ала.

Чир кешедән кешегә өч юл белән күчәргә сәләтле:  кан аша (наркотиклар кулланган вакытта уртак шприцтан файдалану, зарарланган инструметлар белән татуировкалар ясау, чит кешенең шәхси гигиена әйберләрен куллану), сакланмаган җенси мөнәсәбәтләр вакытында, инфекцияле анадан баласына авырлы вакытта, бәби тудырганда һәм күкрәк сөте аша.

Үбешү, уртак предметлар ( ванна, туалет, уенчыклар, телефон трубкасы, акча), төчкерү, савыт-саба аша вирус йоктыру факты расланмаган. Авыру кан эчүче бөҗәклар аша да йогарга мөмкин дип булмый. Кул кысып исәнләшү, авыру белән янәшә тору да зарарсыз. Авыруларны изоляцияләү кирәкми, алар гаиләдә, коллективта кала алалар.

Әлеге вирусны йоктыру куркынычы наркоманнар, тәртипсез тормыш алып баручылар, гемодиализга, кан салуга мохтаҗ пациентлар, ВИЧ-инфекцияле кешеләр белән аралашучы медицина белгечләре, вируслы ана һәм бала арасында бар.

ВИЧ-инфекциядән саклану өчен, очраклы җенси мөнәсәбәткә кермәү, ВИЧтан даими тикшеренеп тору, наркотиклар кулланмау, шәхси гигиена чараларыннан файдалану хәерле, тирегә зыян китерүче әйберләр вируслы булырга мөмкин, шуңа татуировкалар ясату куркыныч, колакларны үзең тишү дә киңәш ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев