Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешәнлеләр, йөрәгегезне саклагыз

Соңгы елларда йөрәк-кан тамырлары авырулары халыкны үлемгә китерүче төп сәбәпләрнең берсе булып тора. 2018 елда районда 143 кеше йөрәк-кан тамырлары авыруыннан якты дөньядан киткән. Аларның 12 се - хезмәт яшендәгеләр, 5 кеше - миокард инфарктыннан, 13 се инсульттан үлгән.

Инсульт – кискен рәвештә (берничә минут яки берничә сәгать эчендә) баш миендә кан әйләнеше бозылу. Ул куркыныч авырулардан санала, кан әйләнеше системасы бозылу нәтиҗәсендә үлү сәбәпләре арасында, йөрәк ишемиясеннән кала, бу авыру икенче урында тора. Хәтта кеше исән калган очракта да, инсультның нәтиҗәләре авыр була. Болар – гәүдәнең бер ягын паралич сугу, күзнең тулысынча яки өлешчә сукыраюы, сөйләм бозылу.

Инсульт ике төрле була: ишемияле һәм геморрагияле. Беренчесе вакытында, кан тамыры тыгылу нәтиҗәсендә, кан әйләнеше туктала һәм  баш миенең бер өлеше үлә.  Икенчесен башка төрле “баш миенә кан йөгерү” дип тә атыйлар, ягъни баш миендәге кан тамырының тышчасы зарарлану сәбәпле, баш миенә кан сава. Инсульт инфаркт кебек үк, ул нәселдән килә торган чир.

Миокард инфаркты -  йөрәк ишемия авыруының клиник формасының берсе, миокардның ( йөрәк мускуллары тукымаларының) кан белән тәэмин ителеше җитешмәү сәбәпле бер җирнең некрозы (үлүе) барлыкка килә.

Йөрәк авыруларын китереп чыгаруда төп факторлар – аз хәрәкәтләнү,  тәмәке тарту, стрес,  холестеринның күплеге, кан басымы югары булу, шикәр авыруы, тазару.

Инсульт һәм инфаркт билгеләре

Инфаркт булганда күкрәктә кискен авырту сизелә. Тән кысыла, кан басымы күтәрелә, күкрәк читлегендә авырту барлыкка килә, кайбер очракларда тамакта, муенда, хәтта биттә яки кулда да авырту була, хәлсезлек, укшыту күзәтелә. Инсультта кинәттән генә кул-аяклар, бит мускуллары оерга, хәрәкәт бозылырга, баш авыртырга, сөйләм бозылырга мөмкин.

Инсульт симптомнары күзәтелгән очракта, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга. Табиблар килеп җиткәнче авыруны урынга яны белән яткырырга, тынычлыкта калдырырга, артериаль кан басымын үлчәргә кирәк. Тик  бернинди дә дару бирмәскә. Кан басымын кисәк төшерергә дә ярамый, ул баш миендәге ишемияне көчәйтергә мөмкин.

Инфаркт билгеләре сизгәндә ашыгыч ярдәм килгәнче, авыруга 0,25 г. аспирин яки 0,5 г. нитроглицирин бирергә мөмкин. Авыруны утыртырга яки башын югары куеп яткырырга.

Инсульт һәм инфаркт симптомнары булганда авыруга медицина ярдәме 2-4 сәгать  эчендә күрсәтелергә тиеш.

Зилә Минеголова,

район үзәк больницасының медицина профилактикасы буенча врачы.

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев