Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешәнлеләр прививка ясата

Гриппны дәвалауга караганда кисәтүнең яхшырак булуын күпләр үз тәжрибәләрендә сынап карады. Гриппка каршы прививка ясату - авырудан саклану өчен беренче адым. -Бүген район поликлиникасының 104нче кабинетында теләгән һәр кеше прививка ясата ала, - ди район үзәк больницасы эпидемиологы Альмира Гарифуллина. - Ул бушлай ясала. Грипп - вируслы тын юлы инфекциясе...

Гриппны дәвалауга караганда кисәтүнең яхшырак булуын күпләр үз тәжрибәләрендә сынап карады. Гриппка каршы прививка ясату - авырудан саклану өчен беренче адым.

-Бүген район поликлиникасының 104нче кабинетында теләгән һәр кеше прививка ясата ала, - ди район үзәк больницасы эпидемиологы Альмира Гарифуллина. - Ул бушлай ясала.
Грипп - вируслы тын юлы инфекциясе төркеменә керә, эпидемиягә әверелүчән. Грипп калтырану, баш авыртуы, сөяк һәм мускуллар сызлау, хәлсезлек, температураның тиз күтәрелүе белән башлана. Соңыннан коры ютәл башлана, томау төшә, тамак төбе кызырып чыга. Грипп симптомнары барлыкка килсә ни эшләргә? Өйдә калырга. Авыру балаларны бакчага, мәктәпкә, массакүләм чараларга җибәрмәскә. Тән температурасы 38-39 градустан артып китсә, врачка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гадәттәгедән күбрәк су эчәргә (чәй, морс, компот, сок). Гриппны аяк өстендә үткәрергә ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы грипп прививка