Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешәндә #СТОПВИЧСПИД акциясе үтте (+ФОТО)

1 декабрьдә, Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнендә Нурлат аграр техникумының район филиалы студентлары әлеге вирус хакында чирмешәнлеләргә сөйләде. Медицина белгечләре белән берлектә оештырылган #СТОПВИЧСПИД акциясендә якташларыбызга замана авыруына каршы көрәш символы - кызыл тасма һәм аңлатма материал да тараттылар. 1981 елда Америка галимнәре яңа авыру - СПИД (синдром приобретенного иммунодефицита)...

1 декабрьдә, Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнендә Нурлат аграр техникумының район филиалы студентлары әлеге вирус хакында чирмешәнлеләргә сөйләде. Медицина белгечләре белән берлектә оештырылган #СТОПВИЧСПИД акциясендә якташларыбызга замана авыруына каршы көрәш символы - кызыл тасма һәм аңлатма материал да тараттылар.

1981 елда Америка галимнәре яңа авыру - СПИД (синдром приобретенного иммунодефицита) теркиләр. Аны 20нче гасырның кешелеккә куркыныч янаучы, хәзер инде 21нче гасырның чумасы, диләр.
-Бу авыру кешеләргә бер-берсеннән кан аша иярә. СПИД чирне йоктырган анадан баласына яки җенси юл белән дә күчәргә мөмкин. Шуның өчен әлеге авыру бигрәк тә наркоманнар, тәртипсез җенси тормыш алып баручылар арасында нык таралган, - ди #СТОПВИЧСПИД акциясендә катнашкан техникум укучысы Виолетта Тюрина.
Техникум егетләре һәм кызлары СПИД хакында үзләре белгәнне "Кәрван-сарай" сәүдә үзәгендә шактый кешене туктатып, аларга сөйләделәр.
-Газеталардан укып, телевизордан карап, СПИДның никадәр куркыныч чир икәнен беләбез. Нәкъ менә яшьләребезнең бу хакта сөйләве яхшы. Кабат искә төшерү беркемгә дә комачауламый, - ди акциядә катнашучылар белән аралашкан чирмешәнле Мария Шәмгунова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы СПИД

2
X