Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән табиблары актив тормыш алып барырга киңәш итә

Кеше олыгая барган саен сәламәтлекнең кыйммәтен ныграк аңлый бара. Олыларның организмында үзгәрешләр барлыкка килә, төрле чирләр баш калкыта башлый. Әмма бәхетле картлыкка берни комачауламый, дип яшәргә тырышыгыз. -Район үзәк больницасына быел пенсия яшендәге 18239 кеше мөршҗәгать итте. Өлкән яшьтәге 647 райондашыбызга врачлар өйләренә барып хезмәт күрсәтте, - ди район үзәк...

Кеше олыгая барган саен сәламәтлекнең кыйммәтен ныграк аңлый бара. Олыларның организмында үзгәрешләр барлыкка килә, төрле чирләр баш калкыта башлый. Әмма бәхетле картлыкка берни комачауламый, дип яшәргә тырышыгыз.

-Район үзәк больницасына быел пенсия яшендәге 18239 кеше мөршҗәгать итте. Өлкән яшьтәге 647 райондашыбызга врачлар өйләренә барып хезмәт күрсәтте, - ди район үзәк больницасы статистигы Зилә Минголова. - 3373 өлкән кеше диспансер күзәтүгә алынды.
Больницага күпчелек кан әйләнеше системасы чирләре белән мөрәҗәгать итә. Югары кан басымы, тын юллары авырулары белән интегүчеләр дә аз түгел. Бу ел дәвамында 2552 пенсионер медицина комиссиясе үткән. 755 өлкән кеше стационарда дәваланган.
Сәламәтлегебезнең 20 проценты - экологиягә, 20 проценты нәселдән килүче чирләргә, 8 проценты медицинаның үсешенә бәйле, ә калган 52се нинди тормыш рәвеше алып баруыбыздан тора. Димәк, без үзебезнең сәламәтлегебезне контрольда тота алабыз, ул гадәтләребезгә, туклануыбызга, көндәлек режимга бәйле.
Акыл хезмәте организмның картаюн әкренәйтә. Позитив фикер йөртергә, төрле чирләр уйлап чыгармаска, картлыктан курыкмаска, физик активлыкны сакларга, спорт белән шөгыльләнергә, зарарлы гадәтләрдән баш тартырга кирәк. Организмыгыздагы үзгәрешләр сизгән очракта, озакка сузмыйча, врачка мөрәҗәгать итәргә. Врач кушканнарны төгәл үтәргә. Картларның азык эшкәртү процессы да әкренәя, шуңа дөрес туклану да зур роль уйный. Социаль актив тормыш белән яшәгез. Якыннарыгыз белән аралашыгыз, сәяхәтләрдә, күргәзмәләрдә булыгыз.
Исәнлегегез булганда сезнең бәхетле картлыкка бер нәрсә дә комачауламый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы табиблар