Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән район үзәк больницасында 87 кеше тире рагы белән исәптә тора

Рак белән авыручылар арасында тире рагы - мелонома беренче урында тора. Бүген район узәк больницасында 87 кеше шушы чир белән исәптә тора, шуларның өчесенә бу диагноз быел гына куелган. 2016нче ел онкологик авыруларга каршы көрәш елы дип игълан ителде. Юкка гына түгел, соңгы елларда рак көчәя бара. -Экология, дөрес тукланмау,...

Рак белән авыручылар арасында тире рагы - мелонома беренче урында тора. Бүген район узәк больницасында 87 кеше шушы чир белән исәптә тора, шуларның өчесенә бу диагноз быел гына куелган.

2016нче ел онкологик авыруларга каршы көрәш елы дип игълан ителде. Юкка гына түгел, соңгы елларда рак көчәя бара.
-Экология, дөрес тукланмау, ультра шәмәхә нурлар кеше организмына начар тәэсир итә һәм онгологик авыруларга китерә, - ди район үзәк больницасы терапевты Нәсимә Габдрахманова. -Кеше үз сәламәтлеген үзе кайгыртырга тиеш. Күп очракта авыру соңгы чигенә барып җиткәч кенә врачка мөрәҗәгать итәләр. Миңнәрнең төсе, зурлыгы үзгәрсә, тәндә, ирендә, авыз эчендә яки телдә озак төзәлмәгән яралар, шешләр булса, йөткергәндә кан чыкса, озак вакыт хәлсезлек, тәндә ниндидер авырлык, уңайсызлык тоелса, даими укшытып торса, шунда ук табибка күренергә кирәк.
Авыру иртәрәк ачыкланганда терелүгә һәм яшәүгә өмет тә зуррак. Авыруны кисәтүнең кагыйдәләрен үтәү дә уңай нәтиҗә бирә. Дөрес тукланырга. Терлек майларын, ысланган, майлы ризыкларны чамадан артык куллану рак күзәнәкләренең үсүенә китерә. Тәмәке тартучылар, тартмаучыларга караганда, бу авыруга 23 тапкыр күбрәк бирешә. Алкогольны системалы рәвештә куллану да яман шеш авыруына китерергә мөмкин. Кояштан сакланырга. Тире рагы күп очракта ачык һавада - кояш нурлары астында озак торучылар арасында күзәтелә. Гормональ үзгәрешләр, нәселдәнлек тә авыруга китерергә мөмкин. Тикшерелеп торырга онытмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы больница рак авыруы