Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән хатыннары бәбиләргә Әлмәткә барачаклар

Чирмешән үзәк район больницасының тудыру бүлеге ябылу турындагы хәбәр район халкын аптырашта калдырды. Әйе, 1 декабрьдән ТР Сәламәтлек министрлыгы боерыгы белән тудыру бүлеге ябылды. Республиканың 12 районы шундый хәлдә калды. Хәзер югары дәрәҗәдәге хәтәрле төркемгә керүче йөкле хатыннар бала тудыру өчен РКБның перинаталь үзәгенә, уртача һәм түбән хәтәрле төркемдәгеләр Әлмәткә,...

Чирмешән үзәк район больницасының тудыру бүлеге ябылу турындагы хәбәр район халкын аптырашта калдырды. Әйе, 1 декабрьдән ТР Сәламәтлек министрлыгы боерыгы белән тудыру бүлеге ябылды.

Республиканың 12 районы шундый хәлдә калды. Хәзер югары дәрәҗәдәге хәтәрле төркемгә керүче йөкле хатыннар бала тудыру өчен РКБның перинаталь үзәгенә, уртача һәм түбән хәтәрле төркемдәгеләр Әлмәткә, перинаталь үзәге булган балалар больницасына җибәреләчәк.
Бу чара йөкле, бәбиләгән хатыннарга, яңа туган балаларга медицина ярдәме күрсәтүне яхшыртуга, сабыйларның һәм әниләрнең үлем-китемен булдырмауга юнәлдерелә.
Чирмешән больницасында йөклеләр патологиясе бүлеге үз эшен дәвам итә, ә гинекология бүлеге бушап калган тудыру бүлегенә күчерелде. Йөкле хатыннарның килеп туган хәлне аңлап кабул итүләрен һәм бала табарга Әлмәткә бару өчен алдан хәстәрлек күрүләрен сорыйбыз.
Ләлә Кашапова,
район үзәк больницасы акушер-гинекологы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Әлмәт больницасы