Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

“Ашыгыч ярдәм“дә тәвәккәлләр эшли

Мин бала чактан ук ак халатлы медицина әһелләренең хезмәтенә кызыгып, үзләренә зур хөрмәт белән карадым. Хәзер, олы яшьтә булгач, йомышым төшеп, аларга еш мөрәҗәгать итәм. Бер көн шулай укол ясатырга ашыгыч ярдәм бүлегенә керергә туры килде. Үз чиратымны көткән арада монда эшләүче кызларның - Римма Андреева һәм Надежда Кузинаның тәвәккәллекләренә,...

Мин бала чактан ук ак халатлы медицина әһелләренең хезмәтенә кызыгып, үзләренә зур хөрмәт белән карадым. Хәзер, олы яшьтә булгач, йомышым төшеп, аларга еш мөрәҗәгать итәм.

Бер көн шулай укол ясатырга ашыгыч ярдәм бүлегенә керергә туры килде. Үз чиратымны көткән арада монда эшләүче кызларның - Римма Андреева һәм Надежда Кузинаның тәвәккәллекләренә, осталыкларына шаһит булдым.
Ашыгыч ярдәм бүлегенә урамнан бик хәлсезләнгән, төсе киткән бер ир-атны күтәреп керделәр. Медик кызлар бернинди ыгы-зыгысыз, югалып калмыйча шул авыруга беренче ярдәм күрсәтә башладылар. Ниндидер процедуралар, уколлар ясадылар. Дәвалау вакытында авыру яныннан бер минутка да китмәделәр. Ышанасызмы-юкмы, теге мескен бераздан аякка басты, хәтта шаяртып ук сөйләшә башлады.
Әгәр карап торсаң, ашыгыч ярдәм бүлегенә нинди генә авыруларны алып килмиләр. Фельдшер егетләр-кызлар фаҗигале юл-транспорт һәлакәтләренә - аварияләргә дә чыгып, урында ук кичекмәс карарлар кабул итәләр. Мондагы белгечләр олылауга, хөрмәткә лаек затлар.
Битләремә куеп торыйм
Суз, табиб, кулларыңны.
Изге хезмәтең бизәсен
Яшисе елларыңны, дип тәмамлыйм хатымны.
Оркыя әбиегез Галиева.
Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: больница