Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ач килеш йокларга яту сәламәтлек өчен зарарлы

Кичке ашка туры килми торган зыянлы ризыклар арасында табиб Михаил Гинзбург төрле маринадлар, тозлаган әйберләр, казылык һәм колбасалар, шулай ук ак икмәкне атый.

Табиб ассызыклаганча, маринадлар һәм тозлар организмда сыеклыкны тоткарлый, шуңа күрә аларны кичке ашка ашаучылар иртән шешенгән бит белән уяна.
Гинзбург колбасада тозларның артык күп булуын, алар "ашказанын ялкынсындыруын" билгеләп үтте. “Хәтта ашказаны белән барысы да яхшы булган очракта да, аларны кичке ашка куллану гастрит куркынычын арттыра", — дип аңлата ул.

Кичке ашка рөхсәт ителгән һәм бары тик зыянсыз ризыкларны сайлау бик мөһим. Аларга майсыз сыер ите, майсыз эремчек, натураль йогурт һәм пешкән йомырка керә. Йокыны яхшыртучы һәм артериаль кан басымын профилактикалау белән бәйле ризыкларга сыр, тавык ите, чия суты керә.

Табиб ашказаны авыру булган кешеләргә ач йокларга ятарга киңәш итми. Кеше йокларга яткач, буш ашказаны грелин эшләп чыгара. Грелин исә ашказаны суты бүлеп чыгара, сут буш ашказанын “ашый", - дип аңлата ул. Мондый хәлдә сәламәтлек өчен файдалы омлетлар, сөт һәм ярма ашлары, аш-пюрелар файдалы.

Фото, мәгълүмат:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев