Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешән районы хуҗалыкларында көзге бодай һәм арыш яхшы уңыш бирә
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 3600 гектардан, ягъни тиешленең 12 процент өлешеннән бөртек суктырылган.
-
Чирмешән районында 3 мең гектар мәйданнан уҗым бодае суктырылган
“ЧИРМЕШӘНАГРО”да уҗым бодае гектардан уртача 34 центнер уңыш бирә. Монда аны 500 гектарлап мәйданнан җыйганнар да.
-
Чирмешәнлеләргә җиләк-җимеш яшелчәләрне ничек сайларга киңәш итәләр
Быелның беренче яртысында Чирмешән районында, былтыргы шул чордагы кебек, бер кискен эчәк авыру теркәлгән. Шуны онытмау зарур, без ашый торган җиләк-җимешләрдә, яшелчәләрдә кеше сәламәтлеге өчен куркыныч булган зыянлы матдәләр булырга мөмкин.
-
Министрга Чирмешән басулары ошаган
Районга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килеп китте.
-
Чирмешән районында быел җинаятьләр саны кимегән
Районда елның беренче яртысында 62 җинаять кылынган, шуларның 70 проценты ачылган. Җинаятьләр саны былтыргының шушы чорындагыдан шактый ким. Бу - яхшы тенденция.
-
«ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте комбайнчылары уракка тотынырга старт кына көтә
Ике “Тукано” һәм ике “Полесье” комбайны әзерлек сызыгында. Аларда сигез комбайнчы эшләячәк. “Полесье”ның берсе быел беренче сезонга чыга. Тәҗрибәле комбайнчылар аны карап, тикшереп куйганнар, кырларның өлгергәнен генә көтәләр.
-
Чирмешән районында да рөхсәт ителмәгән урыннарда коеналар
Коену сезоны башланганнан бирле республика сулыкларында 25 кеше суда батып үлгән, шул исәптән 3 бала.
-
Чирмешән районында бизнеска комачауламыйлар
Районда бизнес вәкилләренең власть органнарына зур дәгъвалары юк: эшкә комачауламыйлар, законсыз акча сорап йөдәтмиләр.
-
Чирмешәнлеләрне бүләкләр белән сөендерделәр
-
Чирмешән Сабан туе шимбә көнне, 16 июньдә була
Быел район Сабан туен шимбә көнгә, 16 июньгә билгеләделәр, ә авылларда татар халкының әлеге милли бәйрәме 17 июньдә узачак.
-
Чирмешән район Совет депутатлары элеккеге карарга үзгәреш керттеләр
Район казнасыннан Яңа Элмәледә ФАП, мәдәният йортында сүуткәргеч ремонты өчен 150 мең сум акча биреләчәк. Югары Чегодайда гидротехник корылманы - үзгәртеп коруга документлар ясату чыгымнары да капланачак.
-
Чирмешән районында алдагы бәйрәмнәрдә уяулыкны тәэмин итү турында сөйләштеләр
Россия көне, Сабан туйлары, Казанда да узачак футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан, алар үткән вакытта да саклык чаралары күрү, гадәттән тыш хәлләрне алдан ук кисәтү мөһим.
-
Чирмешән районы авылларында Сабантуй кайчан була?
Быел Чирмешәндә Сабантуйны 16 июньдә бәйрәм итсәләр, якшәмбе көнне, 17 июньдә бәйрәм районыбызның күпчелек авылларында булачак. Ә сездә Сабантуй үтәчәкме?
-
Чирмешән районы мәктәпләрендә “Соңгы кыңгырау“ бәйрәме узды
Быел район мәктәпләренең 11нче классларын 112 укучы тәмамлый.
-
“Безнең Чирмешән“ Матбугат көне белән котлый
Бу көннәрдә Татарстан журналистлары һәм полиграфистлары Матбугат көнен билгеләп үтәләр.