Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында быел җинаятьләр саны кимегән

Районда елның беренче яртысында 62 җинаять кылынган, шуларның 70 проценты ачылган. Җинаятьләр саны былтыргының шушы чорындагыдан шактый ким. Бу - яхшы тенденция.

Болар хакында Чирмешән муниципаль район Советының утыз тугызынчы утырышында Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге начальнигы Илгиз Алмакаев отчетында әйтелде. Шул чорда икътисади юнәлештәге алты җинаять теркәлгән, бишесе буенча эш судка җибәрелгән.

Районда урлаулар белән бәйле җинаять кылулар һаман күп икән. Моңа, нигездә, объектларның тиешенчә сакланмавы сәбәпче. Аеруча авыл хуҗалыгы һәм нефть чыгару объектларында урлашулар еш була, аларның шактый өлеше ачылмый да кала.

Юл хәрәкәтендә хокук бозуларның күпчелеге тизлек режимы сакламау һәм эчкән килеш транспорт белән идарә итүгә бәйле. Полиция хезмәткәрләре коррупция, эчкечелек күренешләрен кисәтү, миграциягә кагылышлы җинаятьләрне, закон бозуларны кисәтү буенча да актив эшчәнлек алып баралар.

Утырышта кабул ителгән карарда җирле үзидарә органнарына, җәмәгать оешмалары белән берлектә, урыннарда законлылыкны үтәү һәм хокук тәртибен саклау, профилактикалау һәм башкалар буенча эшчәнлекне активлаштыру бурычы куелды.

Утырышта район Советының 2017нче елның 13 декабрендәге бюджетка кагылышлы 127нче карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр, конкрет алганда бюджетның чыгымнар өлешен 9 миллион 820 мең сумга күбәйттеләр. Әлеге казна акчалары төрле максатларга, әйтик, Яңа Элмәледә почта һәм ФАПны, Светлогорскида да ФАП ремонтлауга, Ульяновка авыл җирлегендә административ бина төзелешенә, Лашманда һәм Иске Үтәмештә су челтәрләре ремонтлауга тотылачак. Шешминка һәм Түбән Кармалка җирлекләренә уен мәйданчыклары алуга 85әр мең сум акча бирелә. Иске Элмәле мәдәният йортын капиталь ремонтлауга 384 мең сум акча күчереләчәк. Депутатлар бюджет акчасын башка кайбер өлкәләргә дә юнәлтү зарурлыгы белән килештеләр, иң мөһиме – алар максатчан кулланылсын.

Муниципаль район башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшин рәислегендә узган әлеге утырышта “Чирмешән муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карар кабул ителде, инде ул дәүләт теркәвенә җибәрелә.

Чирмешән муниципаль районындагы универсаль спорт мәйданчыкларын нәтиҗәле файдалану, муниципаль хезмәткә, мәнфәгатьләр низагларын көйләүгә кагылышлы, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия турындагы мәсьәләләр дә депутатлар яклавын тапты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев