Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында да рөхсәт ителмәгән урыннарда коеналар

Коену сезоны башланганнан бирле республика сулыкларында 25 кеше суда батып үлгән, шул исәптән 3 бала.

Кисәтүләргә дә карамастан, халык теләсә кайда коена, гомерен куркыныч астына куя. Кама Тамагы районында бер балыкчы көймәдән егылып төшеп су астына киткән. Исерек булган. Монысы да – спиртлы эчемлек эчү – суда батуның төп сәбәпләреннән берсе. Кайберәүләр суда йөзә белми, аеруча балаларны бу яктан өйрәтергә кирәк.

Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару комиссиясе утырышында болар хакында җитди сөйләшү булды. Алда әле тагын кызу көннәр көтелә, шуңа күрә сулыклар тирәсендә уяулык, саклык чаралары күрү зарур.

Әлеге утырышта да билгеләп үтелгәнчә, республикада, хәтта казан, Яр Чаллы кебек зур шәһәрләрдә дә рөхсәт ителгән, тиешле таләпләргә җавап бирүче, җиһазланган коену урыннары юк, шул исәптән безнең районда да.

Андый җирләрдә санитар нормалар катгый, ком, чиста су, душ, коткару хезмәте, контроль һәм башкалар булырга тиеш. Шуңа күрә муниципалитетларда махсус коену урыннары ясап мәшәкатьләнмиләр, җаваплылыкны үз өсләренә алмыйлар. “Монда коенырга ярамый!“ кебегрәк кисәтү билгесе куясың да, эш азая. Дөрес, хәзер коенырга ярамауның сәбәбен дә язып куярга кушалар.

Ә халык, ярыймы, ярамыймы, бу көннәрдә сулыкларда. Коеналар. Әмма сак булу кирәк, бу – үзебез өчен.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев