Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Министрга Чирмешән басулары ошаган

Районга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килеп китте.

Районга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килеп китте.

Министр Лениногорск районында узган семинарда катнашкан. Аннан кайтуышлый алар, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән, вертолетта безнең район басуларын карап әйләнгәннән соң, “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятенең Шентала ягындагы кырына төштеләр. Иң әүвәл министр авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар, белгечләрнең шактыен танып, аларга исемнәре белән дәшеп күңелне алды, хәтере яхшы, игътибарлы кеше икән. Игенчелектәге эшләр хакында да җылы сүзләр ишеттек аңардан.

-Терлекчелекне алай әйтә алмыйм, әмма соңгы дүрт-биш елда игенчелектә хәлне төзәтә алуыгыз әйбәт. Әнә “БИО-АГРО”ның көнбагыш басулары республикада ук иң яхшылардан, “Тепсуркаев В.А.”ның, “Әккәрәй”нең дә көнбагышы яхшы, - диде Марат Готуф улы - Очкан вакытта күренә, көзге чәчүгә дә әзерләнәсез: эшкәртелгән басуларыгыз байтак. Көзге культуралар участокларын мөмкин кадәр арттырырга кирәк, тик теләсә нинди эшкәртелмәгән җиргә чәчеп түгел.

Министр белән очрашуга килгән кайбер җитәкчеләр икмәккә бәяләр мәсьәләсен кузгаттылар. Былтыргы уңышны сата алмаучы хуҗалыклар бар икән. Бердән, алучы юк, икенчедән, арзан. Марат Әхмәтовка халыкның сөткә бәяләрнең түбән булу зарын да җиткерделәр.

-Дөресен әйтим, бу мәсьәләдә әлегә ниндидер өметле әйбер күренми, - диде ул җавап итеп. - Шулай да сыер асраучыларга кабат субсидияләтә булыша алсак әйбәт булыр иде. Бу хакта Президентның исенә төшерү зарур. Борчылмыйбыз дип уйламагыз, без шул проблемалар белән яшибез, аларны хәл итәргә тырышабыз, - диде министр.

Марат Готуф улына аерым-аерым сорау-гозерләрен җиткерүчеләр дә булды. Ул аларның берничәсен үтәү, белешү өчен, шунда ук телефон аша белгечләре белән элемтәгә чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев