Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә бер хатын-кыз авыру баласына алимент түләүдән качып йөри

4 сентябрьдә район үзәгендәге күпфункцияле үзәктә балигъ булмаган балалары булып, әти-әниләре алимент түләмәүче гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча бердәм кабул итү көне узды.

Эшче төркем эшендә район хакимияте, прокуратура, мәшгульлек үзәге, социаль яклау, опека һәм попечительлек органнары вәкилләре, юрист катнашты.

Кабул итүгә өч гаилә килде, билгеле, аларны алимент мәсьәләсе борчый. Гаилә таркалса да, балаларны тәрбияләүгә әни дә, әти дә өлеш кертергә тиеш һәм ай саен билгеле бер күләмдә акчалата ярдәм күрсәтергә дә бурычлы. Кызганыч, кайбер – ата- аналар әлеге бурычлары турында онытырга омтылалар. Күп очракта алимент түләүдән ир – ат, ата кеше качып йөри.

Кабул итүгә килгән ике хатын- кызның элеккеге ирләре алимент түләүдән баш тартмыйлар, ләкин бурычлары җыелган, дөрес, берәүнең монда гаебе дә юк икән. Әлеге мәсьәләләр буенча эшче төркем әгъзалары аларга киңәшләрен бирделәр, ярдәм күрсәтергә ышандырдылар.

Бер авылдан килгән ир-егет элеккеге хатынын эзләүдә ярдәм сорый. Авыру баласын ире белән калдырып, еллар буе бер хәбәр дә бирмичә, алимент түләүдән качып йөрүче хатын-кызны аңлап булмый. Хокук саклаучылар да ярдәм итә алмаганнар. Исән – сау икәнен беләләр, чөнки интернетта утыра, социаль челтәрләрдә теркәлгән, аңа вакыты бар. Әлеге мәсьәлә җиңел генә чишелмәс шул.

Алга таба чирмешәнлеләр өчен алимент түләүләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча кабул итүләр һәр айның беренче сишәмбесендә үткәреләчәк.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев