Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләрне бүләкләр белән сөендерделәр

    ‌‌‍‍

Чирмешән муниципаль районының җирле үзидарә үсешенә зур өлеш керткәне өчен, район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Шакир кызы Долгополова;

Татарстан Республикасының массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә керткән өлеше өчен, “Безнең Чирмешән” район газетасы бүлек мөхәррире Гөлсирә Гариф кызы Шәрифуллина Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм авыл хуҗалыгы өлкәсенә керткән өлеше өчен,

“Сөлчә” җәмгыяте механизаторы Семен Александрович Васюткин,

“Ильхан” җәмгыяте механизаторы Альберт Минсәгыйт улы Сафин,

“Әккәрәй” җәмгыяте механизаторы Юрий Анатольевич Ефимов,

“Ильхан” җәмгыяте сыер савучысы Резеда Рахматулла кызы Сафина Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы;

“Чирмешәнагрохезмәтләре” җәмгыяте механизаторы Андрей Евгеньевич Орешов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Районның социаль-иктисади үсешенә өлеш керткәне, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен, “Низамов” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Габбас Касыйм улы Низамовка район башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

“Био-Агро” җәмгыяте механизаторы Рәмис Әнис улы Хөсәенов,

“Андреевка” җәмгыяте сыер савучысы Светлана Александровна Агеева,

“Ильхан” җәмгыятенең бозау караучысы Алсу Мидхәт кызы Кәримова,

“Кудряшов” крестьян-фермер хуҗалыгы яшелчәчеләре Елена Анатольевна Кудряшова һәм Маркина Наталия Николаевна район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

2017 ел йомгаклары буенча Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге район премиясе “Югары Кәминкә урта гомум белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең ветеран-укытучысы Ясәви Гафурҗан улы Шәмсетдиновка һәм җаваплылыгы чикләнгән “Южная”Агрофирмасы” җәмгыятенең Агроинвест идарә итү компаниясе сөтчелек комплексы директоры Илшат Юнес улы Харисовка тапшырылды.

Әлеге уңганнарны район Сабан туенда бүләкләделәр.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев