Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында бизнеска комачауламыйлар

Районда бизнес вәкилләренең власть органнарына зур дәгъвалары юк: эшкә комачауламыйлар, законсыз акча сорап йөдәтмиләр.

Республиканың муниципаль берәмлекләрендә үткәрелгән социологик тикшерүләр-сораштыруларның былтыргы нәтиҗәләре шундыйрак икән. Кайбер районнарда респондентларның 15 проценты власть “бизнесны үстерүгә комачаулый“ диебрәк җавап биргән икән.

-Без бу өлкәдә актив булырга, эшкуарлар белән ачыктан-ачык сөйләшергә бурычлы, - диде район башлыгы, комиссия рәисе Фердинат Дәүләтшин, муниципаль районда коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү буенча комиссия утырышында. -Эшкуарлар, аеруча кече бизнес вәкилләре безнең конкрет ярдәмгә, яклауга мохтаҗ. Коррупциячел гамәлләрне кисәтү өчен контроль дә кирәк. Әйтик, безнең районда мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләргә балаларны йөртү кыйммәтлегеннән зар белдерүчеләр булган. Югыйсә әлеге сумманы республикадан билгелиләр. Мөгаен, бу хакта әти-әниләргә аңлату җитешмәгәндер. Моны эшләргә кирәк.

Район прокуроры Фаил Хәйруллин бүгенге утырышта чыгышларның төпле, конкрет булуын әйтте. “Минемчә дә халыкка кайбер мәсьәләләрдә аңлату җитми, аларда коррупциягә карата түзеп тормаслык караш формалаштырырга тиешбез. Сорауларга вакытында җавап бирик, - диде ул. –Менә без инвалидлар белән очрашу оештырдык. Кемдәдер – дарулар, икенчеләрдә медицина кирәк-ярагы алу, машина кую урыннары буенча сораулары бар икән.

Район башлыгы коррупциягә каршы тору буенча комиссия утырышларын кимендә кварталга бер тапкыр уздырырга тәкъдим итте, бу хакта утырыш карарында да язылды.

Утырышта район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова, район үзәк больницасы баш врачы Рөстәм Мирзин, район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча киңәшчесе Рәсим Шәрифуллин, башкарма комитетның территориаль үсеш бүлеге начальнигы Светлана Кузнецова, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Инна Тайдаковалар да чыгыш ясады. Алар коррупцияне кисәтү уңаеннан күрелүче чаралар хакында сөйләделәр.

Һаман шул мониторинг-сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, районда медицина хезмәтенә, мәгәрифтә сыйфат күрсәткечләренә дәгъва белдерүчеләр бар. Бездә генә түгел, башка муниципаль берәмлекләрдә дә. Шөкер, районыбызда коррупциячел характердагы җинаятьләр ачыкланмаган диярлек.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев