Чирмешәнлеләргә җиләк-җимеш яшелчәләрне ничек сайларга киңәш итәләр
Быелның беренче яртысында Чирмешән районында, былтыргы шул чордагы кебек, бер кискен эчәк авыру теркәлгән. Шуны онытмау зарур, без ашый торган җиләк-җимешләрдә, яшелчәләрдә кеше сәламәтлеге өчен куркыныч булган зыянлы матдәләр булырга мөмкин.
Үзеңне һәм якыннарыңны пестицидлар һәм химик матдәләрдән саклау өчен гади генә кагыйдәләрне үтәргә кирәк.
Читтән кертелгән яки иртә өлгергән ризыклар, үзебездә үскәннәргә караганда, пестицидлар белән күбрәк пычранган була. Шуның өчен аларның үзебездә үскәннәрен һәм өлгерә торган вакытларында алырга тырышырга кирәк. Артык “ялтыравык“, зур һәм тигез тышлы яшелчәләргә кызыкмавың хәерле.
Сатучыларның товар мәгълүматларын һәм документларын сорарга оялмагыз. Шушы рәвешле сез җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең кайда үстерелгәнен һәм аларның яраклылык срогын белә аласыз. Киштәдә 5 тәүлектән дә күбрәк яткан бакча җиләге – клубника, мөгаен, химия белән эшкәртелгәндер.
Термик эшкәртү вакытында барлык пестицидлар да бетми. Аларны киметү өчен табигать ризыкларын ике сәгатьләп суда тотарга кирәк. Шулай сез зарарлы матдәләрнең 30 процентлап өлешеннән котыла алачаксыз.
Пешергәндә исә нитратлар концентрациясе су молекулаларына үтеп керүе нәтиҗәсендә кими.
Яшелчәне күпме күбрәк ваклыйсың, пешергән вакытта ул нитраттан шулкадәр күбрәк “чистара“. Мәсәлән, бәрәңге 40 минут эчендә – 80 процент, кишер 70 процент күләмдә нитраттан арына.
Нитрат яшелчәләрнең тамырында күбрәк, ә яшел өлешендә азрак җыела. Шуның өчен чөгендернең койрыгын, кишернең ике башын кисеп ату киңәш ителә. Кәбестәнең күчәнендә файдасыз матдәләр күп була, аны ашамавың яхшырак. Анда бик күп нитрат җыела. Ә инде карбыз, кавыннарга килгәндә, нитратлар аның тышы янындагы өлгермәгән йомшак өлешендә күп була, аны ашарга ярамый. Суыткычта сакланучы салатлар, яшел тәмләткечләрне беренче тәүлекләрдә үк кулланырга кирәк, югыйсә нитратлар нитритка әверелергә мөмкин. Табигый микроорганизмнар булган майонез һәм каймакта яшел ризыклар белән нитратлар реакциягә керә, аннан соң нитритлар барлыкка килә. Шуның өчен җәйге салатларны көнбагыш яки зәйтүн мае белән ясарга киңәш итәләр.
Анна Трифонова,
Роспотребнадзор идарәсенең Нурлат,
Аксубай, Әлки һәм Чирмешән районнары буенча
төбәк бүлеге начальнигы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев