Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы хуҗалыкларында көзге бодай һәм арыш яхшы уңыш бирә

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 3600 гектардан, ягъни тиешленең 12 процент өлешеннән бөртек суктырылган.

Әлегә, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә тупланучы мәгълүматларга караганда, уҗым бодае гектардан уртача – 25, ә арыш 23 центнер уңыш бирә.

Уракта “ЧИРМЕШӘНАГРО“, “БИО-АГРО“, “Серендеев Н.И.“ җәмгыятьләре башкалардан өлгеррәк эшлиләр.

Быел тулаем 29 мең 723 гектардан бөртеклеләр уңышын җыясы була, 10 мең 876 гектары – арпа, 9 мең 382 гектары – уҗым бодае. Моңардан тыш көнбагыш та байтак мәйдан били.

Көзге чәчү өчен 9150 гектар җир әзерләнгән (тиешленең 75 проценты).

Планның 117 проценты кадәр, ягъни 6126 тонна печән запаслары тупланган, 3800 тонна (18 процент) сенаж салынган. Бу өлкәдә “Сөлчә“ җәмгыяте аеруча яхшы эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев