Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә берәү кунакка килеп, йорт хуҗасын кыйнап киткән

01 Узган атнада Чирмешәннең 135 нче янгын частена һәм ПЧ-73 янгын частеның Күтәмәдәге аерым постына ут бәла-казалары белән бәйле хәбәрләр булмаган. Якшәмбе көнне Чирмешән коткаручылары Чирмешән-Шентала трассасында булган юл һәлакәтенә барганнар.

02 15-21 октябрьдә район полиция бүлекчәсендә 37 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда, элегрәк кылынган җинаятьләр уңаеннан, өч җинаять эше кузгатылган.

3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, өчесе  дә – матди зыян белән: имгәнүчеләр юк.

Районда юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 82 очрагы ачыкланган, ике машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткәннәр.

Чирмешәндә яшәүче берәү, үз белдеге белән, “Татнефтепром” АҖ территориясе тотып алынган 7 плитәне сүткән.

Иске Элмәле авылы кешесенең өеннән өч кесә телефоны, ачкычлар, киемнәр урланган. Әлеге фактлар буенча тикшерү бара.

Чирмешән кешесе, кунакка килеп, “салып” утырганнан соң үзенә кул күтәргән авылдашын җаваплылыкка тартуны сорый.

03 Шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 30 чакырту теркәлгән. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, ОРВИ белән авыруның 4 очрагы, бер инсульт очрагы булган. Көнкүрештә имгәнүләр, җәрәхәтләр алучылар бар. Һәрвакыттагыча, күпчелек чакыртулар – хроник авырулар янына.

04 Газ хезмәте слесарьлары узган атнада 32 заявка үтәгәннәр. Алар барысы да газ мичләрен, плитәләрен көйләү һәм төзәтү белән бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев