«Россиядә эш. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия хезмәт ярминкәсенең федераль этабы 23 июньдә узачак. Хезмәт ярминкәсен оештыручылар иң зур ихтыяҗ булган 10 вакансияне һәм иң югары хезмәт хакы түләнә торган 8 вакансияне атады.
Иң күп таләп ителгән һөнәрләр:
1. Машина йөртүче – 2335 вакансия (уртача хезмәт хакы – 38 504 сум)
2. Булышчы эшче – 2020 вакансия (уртача хезмәт хакы – 22 499 сум)
3. Инженер (төрле юнәлештәге) – 1211 вакансия (уртача хезмәт хакы – 41 370 сум)
4. Кисүче – 762 вакансия (уртача хезмәт хакы – 18 886 сум)
5. Контролер (төрле өлкәдә) – 735 вакансия (уртача хезмәт хакы – 36 145 сум)
6. Җыештыручы – 705 вакансия (уртача хезмәт хакы – 18 886 сум)
7. Электр белән эретеп ябыштыручы – 222 вакансия (уртача хезмәт хакы – 46 770 сум)
8. Аппаратчы – 179 вакансия (уртача хезмәт хакы – 31 597 сум)
9. Клепкалаучы – 180 вакансия (уртача хезмәт хакы – 40 000 сум)
10. Фрезерчы – 160 вакансия (уртача хезмәт хакы – 50 416 сум)
11. Стропальчы – 133 вакансия (уртача хезмәт хакы – 22 500 сум).
Иң югары хезмәт хакы түләнә торган вакансияләр:
1. Фрезерчы – 50 000-120 000 сум
2. Программалы идарә белән эшләүче станоклар операторы – 65 000-110 000 сум
3. Токарь – 80 000-130 000 сум
4. Арматурачы – 90 000-105 000 сум
5. Электр җиһазларын ремонтлаучы слесарь-электрчы – 120 000-200 000 сум
6. Инженер-геодезчы – 159 000-195 000 сум
7. Эретеп ябыштыручы (төзелеш конструкцияләре белән эшли торган) – 165 000 сумга кадәр
8. Буровой эремәсе буенча инженер-технолог – 165 000-300 000 сум.
Казанда Бөтенроссия хезмәт ярминкәсе «Горки-Әмәт урманы» паркында (Җиңү проспекты, 69) оештырылачак. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 8 917 395 45 74.
Чаллыда ярминкәне «КАМАЗ» Мәдәният сарае кабул итәчәк (Тынычлык проспекты, 87/22). Белешмә өчен телефон: 8 917 270 08 94.
Түбән Кама шәһәрендә ул «Ковер» Яшьләр инициативасы үзәгендә (Мәктәп бульвары, 7/2) узачак. Мәгълүмат өчен телефоннар: 8 917 884 25 55 һәм (8555) 41-69-23.
Эш урыннары тәкъдим ителә торган әлеге ярминкәләргә керү бушлай. Бары тик алдан түбәндәге сылтама буенча заявка тутырырга кирәк: https://trudvsem.ru/job_fair#form. Шунда язып җибәргән электрон почтага чакыру киләчәк.
Татарстанда узачак ярминкәдә барлыгы 9,5 меңнән артык вакансия тәкъдим ителер дип көтелә. Анда республикадан да 377 оешма катнашачак.
Нет комментариев