Татарстанда яңадан яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Һава торышы төнге һәм көндезге сәгатьләрдә бозылыр дип көтелә. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин, урыны белән боз явуы ихтимал.
Төнлә һава температурасы 15-20 градус, көндез 24-29 градустан да артмас дип фаразлана.
Подробнее: источник
фото: редакция архивыннан
Нет комментариев