Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

Синоптиклар һава торышындагы үзгәрешләр турында кисәтә

Бүген, 11 ноябрьдә, Татарстанда һава торышының начараюы көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итүенчә, республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем ихтималы аз, ә көндез җепшек кар яварга мөмкин. Республикада урыны белән кыска вакытлы буран булу сәбәпле, күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарлануы фаразлана. Юлларда урыны белән бозлавык булуы ихтимал.

Төньяк-көнбатыштан искән уртача тизлектәге җил юнәлешен көньк-көнбатышка үзгәртә. Көндез Казанда җил секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә төбәктә һава температурасы бераз күтәрелә. Синоптиклар җепшек кар фаразлый.

"Ватаным Татарстан"

фото: редакция архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев