Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Казанда берәүнең кулында петарда шартлаган

    Ир кешенең шартлаудан куллары пешкән.

    Казан шәһәрендә яшәүче ир-атның кулында петарда шартлаган.

    32 яшьлек ир-атның уч төпләре беренче һәм икенче дәрәҗәдәге пешү җәрәхәтләре алган. Ул хастаханәгә ятудан баш тарткан, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

    Моңа кадәр «Татар-информ» Яңа ел төнендә Алабугада яшәүче 54 яшьлек ир-атның кулында петарда шартлавы турында хәбәр иткән иде. Аның ике кулы да пешкән. Тагын бер охшаш хәл Чаллыда булды. 31 декабрь көнне петарда күп катлы йорттагы балкон тәрәзәсен ватып кергән һәм янгын чыккан. 

    Чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: